Новоусинская СОШ

 Муслюмовского муниципального района РТ

 

О насНовости школыИз истории школыИз истории селаМониторинговая картаСпорт и ЗОЖВоспитательная работаМетодическая копилкаРодителямУченикамПолезные ссылкиГостевая

ПОЛЕЗНЫЕ ССЫЛКИ

Образовательный портал Муслюмовского муниципального района РТ

Сайт Муслюмовского муниципального района

ПОГОДА

Наша почта:

sch-usi@mail.ru

 

МузейНаши учителяШкола сегодняУчителя-ветераныДиректораШкола вчераИстория школы

Мәктәп тарихы

         Безнең авылда 1885 елда чиркәү каршында башлангыч мәктәп ачыла һәм ул 1927 елга кадәр эшли. Анда авыл балалары башлангыч белем алганнар (укырга, язарга, санарга өйрәнгәннәр).

1928 елда Зар Усыда да, Крәш. Усыда да аерым мәктәп ачылып, аерым кеше йортларында эшли башлыйлар.

         1934 елда берничә агач йорттан мәктәп бинасы салына һәм авылда җидееллык мәктәп ачыла. Ул вакытта Яңа Усы мәктәбендә Горбуновка, Рассвет, Тат. Смыловка, Үрнәк, Ясная, Бикмәч авылыннан да килеп укыйлар. Һәр елны мәктәптә 450-500ешәр бала укый.

         1961 елда мәктәп сигезеллык итеп үзгәртелә.

         1976-77нче уку елыннан мәктәп яңа бинада эшли башлады. Биредә укучыларга белем алу, укытучыларга белем бирү өчен барлык фәннәрдән дә бөтен мөмкинлекләре тудырылган була. Беренче елларда 120 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп бинасында 160 лап бала белем ала. Аларны Шәмсиев Ф.К. җитәкчелек иткән 22 укытучыдан торган төпле белемле, тәләпчән укытучылар коллективы укыта.

1986 елда сигезеллык мәктәп урта мәктәп итеп әйләндерелә һәм 1987-88уку елында мәктәп беренче урта белемле укучылар чыгара. Бүгенге көнгә күп укытучыларыбыз үзебезнең мәктәптә белем алган укучылар.

Күп еллар укыту-тәрбия директор урынбасары вазифасын җиренә җиткереп эшләүче Сахипова Р.Г., МортазинаС.М., Шәңгәрәева З. Н., Бельтикова М. М.,лар киң кырлы иҗат кешеләре.

Мәктәп тормышында үз эзләрен калдырган үрнәк шәһесләребез бар: Шамтеев М.Г.(   химия фәнен укыта), Шамтеева Н. (   татар теле һәм әдәбияты), Бакиев С.Х.(физика), Бакиева З.Х.(история, география), Хусаинов Н.Х.(тарих), Шамсиев Ф. К.( тарих),Шамсеева Н.Н.(рус теле һәм әдәбияты), Кондратьев А. К.(биология), Шадрина Л.Т.( география), Гараева Р.С.( математика), Шадрина К.В., Прокофьева Г.Р. (башлангыч класс), Кононов А.Е.(химия, география), Романов П. Д.( география), Кондратьева Р.Р., Романова Л.Г.(рус.теле), Николаева К.Ф.(биология), Матросова К.С.(рус.теле).

         Ел саен диярлек фән олимпиадаларында укучылар  призлы урыннар ала. 80-90нчы елларда биология, 90-2000 еллардахкук нигезләре,татар теле, бүгенге көндә технология, рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укучылар даими призлы урыннарга ирешә.

Мәктәбебез районда үткәрелгән бөтен чараларда катнашып килә. Кондратьев А.К. бакча мөдире буларак, мәктәп лесничествосын үрнәк итеп республикада беренче урынга чыгара һәм республика күләм бакчачылар семинары үткәрелә, мәктәп директорлары,укыту буенча директор урынбасарлары, тәрбия завучлары семинарлары уздырыла.1984-85 уку елында Җинүнең 45 еллыгына багышланган балалар үзешчән коллективы районда җиңү яулады. 1998-99нчы ук елында мәктәп сәламәтлек театры районда җиңеп  зона конкурсында катнаша.

. Мәктәп тормышы зур кырмыска оясын хәтерләткәндәй, һәрвакыт кайнап тора.

 
Hosted by uCoz